Куркыныч метеорологик күренеш: 2019 нчы елның 28 нче октябрендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 25 метрга кадәр.
Начар метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннар чыгу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак. Атмосфера фронтлары узганда юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, температураның сизелерлек түбәнәюе, юлларда бозлавык. Шулай ук атмосфера басымының җитди һәм кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.
29 нчы октябрьдә, сишәмбе көнне явым-төшем көтелми. Температура төнлә +1..-4°, көндез 0..+5° булачак.
30 нчы октябрь, чәршәмбе, иртән һәм көндез юеш кар, кар. Температура төнлә -1..-6°, көндез 0..+5° градуска кадәр.
31 октябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, кар көтелә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, буран. Температура төнлә -1..-6°, көндез +1..-3°.
Алдан фаразлаулар буенча, республикада 1-2 ноябрьдә бик салкын һава көтелә, вакыты белән бераз кар. Температура төнлә -4..-9°ка кадәр төшәчәк, көндез +1..-4° булачак.