2019 нчы елның 31 нче октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүреш җирлегендә конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» се үткәрелә.
"Кайнар линия" телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук балаларның яки өлкән яшьтәге гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
"Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71, 236-40-62.
Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, хатын-кызлар – депутатлар берләшмәсе «Мәрхәмәт-Милосердие», ТР Прокуратурасы.