Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 ел, 13 июль, 574 нче карары нигезендә, гражданнарның аерым категорияләре өчен 2019 елда цифрлы телевизион приставка һәм (яки) цифрлы телевизион антенна сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган компенсация кертелә. Компенсациягә түбәндәге категория гражданнар рәсмиләштерелә ала:
- 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган, балага айлык пособие алучы гаиләләр;
- инвалид балалары булган, балага айлык пособие алучы гаиләләр;
-70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк, җан башына кереме 20 мең сумнан азрак ялгыз пенсионерлар (пенсионерлардан гына торган гаиләләр)
Компенсацияне билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача кереме гариза бирү аеннан алдагы өч календарь ай эченнән чыгып билгеләнә.
Компенсация билгеләү өчен мөрәҗәгать итүче 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсенә түбәндәге документларны тапшыра:
- алучының шәхси счет реквизитларын күрсәтеп, компенсация билгеләү турында гариза;
- алучының һәм аның гаилә әгъзаларының керемнәрен раслый торган документлар;
- цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен сатып алынган цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна өчен түләүне раслаучы документ;
- ышанычлы затлар өчен ышаныч кәгазе.
Гариза белән мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүчеләр шәхесне раслаучы документ күрсәтәләр.