Район урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин хәбәр иткәнчә, республика юбилеена аталган агачлыкны район үзәгенең Афанасьев урамы башына утыртырга җыеналар. Ул бер гектар мәйдан биләячәк. Аллея булачак урынны көзеннән сукалап калдырып, язын анда каен, нарат, чыршы, миләш үсентеләре утырту күздә тотыла.