Әлки районының Иске Камка авылында чишмәләрне яңадан төзекләндерделәр

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Мәктәп янындагы чишмә берничә ел элек төзекләндерелгән булса да, аның тирә-юне шактый тузган иде. Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров халык белән киңәшләшеп, үзара салым акчасына аны яңартырга булалар. Моны башкаргач, чишмә янындагы кечкенә беседка да алты метр итеп озайтыла, анда җайлы өстәл-урындыклар ясап урнаштырыла.

 

Ә терлекчелек фермалары артындагы чишмәгә күп еллар кул тимәгән булган. Анысына якташлары – Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Ришат Хатыйпов алына. Төгәлрәге, ул бар эшләрне дә оештыру өчен акчалата ярдәм итә. Чишмәне казып тирәнәйтәләр, дүрт бетон боҗра төшерәләр. Чистартылган чишмә ургылып ага башлый. Янына беседкалар ясап куялар, Тиздән тирәсен тимер койма белән әйләндереп алырга да җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International