Ул балаларнып юл-транспорт травматизмын кисетуге юнелтелген. Бәхеткә, быел бездә балалар катнашындагы аварияләр булмады. Ә республика юлларында 9 айда 429 шундый юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 13 бала үлгән, 453 бала яраланган.
Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә дә аварияләр була. Ел башыннан 10 пассажир бала гомере өзелде. Шуңа бәйле рәвештә кечкенә пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга аерым игътибар биреләчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә игътибарыннан читтә калмаячак. Бу эштә хәрәкәтнең яшь инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, шулай ук ата-аналар һәм ата-аналар патрульләре, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»полицейскийларга ярдәмгә киләчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыннарына алар белән профилактик эш алып бару өчен тапшырылачак. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән очрашырга, алар белән әңгәмәләр, тематик лекцияләр уздырырга планлаштыралар.
Көннәр кыскара, һава торышының үзгәрүе еш була. Шуңа күрә район ЮХИДИ бүлекчәсе һәркемне юлда игътибарлы һәм сак булырга, киемнәрендә яктылыкны кайтаручы элементларны кулланырга чакыра.