Иске Тахтала авыл клубы балалар белән "Ленин Комсомолы безнең хәтердә яши"дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр, комсомолның «Комсомол – ул яшьлек», «Комсомол – ул тату гаилә»шигарьләрен кабатладылар. Чара ахырында комсомол турында шигырьләр яңгырады.