Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән Әлки суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы итеп Мөлеков Ленар Равил улы билгеләнде.
Ленар Мөлеков 1985 нче елда туган, социаль-гуманитар белемнәр институтын тәмамлаган. Өйләнгән, никахта бер кыз тәрбияли.Җәмәгать судьясы итеп билгеләнгәнче Л.Р. Мөлеков Казанның Вахитов районы прокурорының өлкән ярдәмчесе булып эшли.