Татарстан АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы җиңүчесе Германиягә барачак

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елның 22-23 ноябрендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсы уза. «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы конкурсны оештыручылар.

Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру,  авыл хуҗалыгы  хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла. Проект «Росмолодежь»Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче булып тора.

Конкурста республика  авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм  эш  стажлары түбәндәгечә  булган   18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала:

 

инженер-механик, зоотехник-мехнизатор,  механизатор»,  машина белән сыер саву операторы,  терлекче-бозау караучы һөнәре буенча стажы кимендә 1 ел;

 

 ветеринария табибы,   агроном һөнәре буенча стажы кимендә 3 ел;

 

 бухгалтер-икътисадчы» һөнәре буенча стажы 5 ел.

 

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча  ике этапта уздырыла - теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш:

 

– «Иң яхшы  инженер-механик»;

 

– «Иң яхшы  агроном»;

 

– «Иң яхшы  бухгалтер-икътисадчы»;

 

– «Иң яхшы  механизатор»;

 

– «Иң яхшы  ветеринария табибы»;

 

– «Машина белән  сыер савучы иң яхшы оператор»;

 

– «Иң яхшы зоотехник»;

 

– «Иң яхшы   терлекче-бозау караучы»;

 

- "Көтүлекләрне үрчетү буенча иң яхшы технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы)».

 

Ә студентлар:

 

– «Иң яхшы  инженер-механик»;

 

– «Иң яхшы  агроном»;

 

– «Иң яхшы  бухгалтер-икътисадчы»;

 

– «Иң яхшы  механизатор»;

 

– «Иң яхшы  ветеринария табибы».

 

Конкурста җиңүчеләр катнашучы дипломнары һәм һәр номинациядә 1,2,3 урын өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк. 1 урынны алган конкурста җиңүчеләр чит илләрдә һөнәри стажировка узачак. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм 2 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырыла.

 

Конкурста катнашу өчен 10 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International