Әлки районында 2020 нче елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү, уздыру календарь планы нигезендә, 2019 нчы  елның август-сентябрь айларында махсус сайлап алынган регистраторлар Әлки муниципаль районының авыл торак пунктлары территорияләрен йөреп чыктылар. Регистраторлар бары тик өй һәм фатирларга кермичә генә территорияне карап чыктылар.

Регистраторлар бурычларына шулай ук адреслы хуҗалыкның торышын тикшерү (урам исемнәре, йорт номерлары булган күрсәткечләр) кергән иде.

Әлки муниципаль районында регистраторга йөкләнешнең уртача нормасыннан чыгып, 13 теркәү участогы формалаштырылган – 30 көн эчендә 600 йортны әйләнеп чыгу. Эшкә ВПН-2020 не үткәрүгә әзерлекнең башлангыч этабында бик мөһим һәм җаваплы эш башкарырга тиешле регистраторлар җәлеп ителде.

Йортларның адреслары исемлеге барлык торак пунктларда актуальләштерелде, актуальләштерү нәтиҗәләре буенча һәр йорт, халык санын алу барышында халык санын алуны тулыландыруны тәэмин итү өчен торак пункт турында мәгълүматлар базасына кертелде. Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүмат 2020 нче елгы халык санын алуны үткәрү планын эшләү өчен нигез булып тора.

Регистраторларның эш нәтиҗәләре буенча, шулай ук торак урыннар саны һәм яшәү яки тору урыны буенча яшәүче һәм торак урыннарында теркәлгән затлар саны турындагы административ мәгълүматларны исәпкә алып, картографик материалга һәм автоматлаштырылган әзерлек системасы йортлары адреслары исемлегенә төгәллекләр кертелде (АС ВПН).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International