Авыл хуҗалыгы кооперативларының җыелышларны оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнары сизелерлек кимиячәк.
“Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында” Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты авторларының берсе, аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин сүзләренчә, тиешле үзгәрешләр кертү бер тавыштан узган атнада Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта хупланды.
Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү дәүләт аграр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Бүгенге көндә аны үстерү буенча дәүләт тарафыннан күрелә торган чаралар сыйфатлы камилләшүне таләп итә, дип билгеләп үтте спикер.
"Хокукый шартлар белән тәэмин итү мөһим пункт булды, - дип ассызыклады депутат. - Авыл хуҗалыгы кооперацияләренең үзгәрешләре нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау, транспортлау һәм сату буенча уртак структуралар булдыру буенча үзләренең турыдан-туры эше белән күбрәк шөгыльләнә алачаклар».
Әлеге чаралар шулай ук 2024 елга кадәр авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын 45 млрд.долларга кадәр арттыруга уңай йогынты ясаячак, дип нәтиҗә ясады Айрат Хәйруллин.
“Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында” Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Закон кооперативларда эчке эшне камилләштерүгә, кооператив әгъзаларының гомуми җыелышын уздыру процедураларын гадиләштерү аша хезмәт чыгымнарын һәм финанс йөкләнешен киметү өчен шартлар булдыруга, шулай ук кооператив мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Кооператив әгъзаларының гомуми җыелышта катнашуга хокукларын гарантияле яклауны тәэмин итү һәм аны үткәрү турында хәбәрнамә алу максатларында авыл хуҗалыгы кооперативлары мондый хәбәрнамәне язма рәвештә яисә электрон почта аша, мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып элемтәнең башка ысулларын мөстәкыйль билгели алачаклар. Шулай ук кооператив әгъзалары саны 300 дән 100 гә кадәр киметелгән, анда вакытлы матбугатта бастырып чыгару юлы белән гомуми җыелышны чакыру турында кооператив әгъзаларына хәбәр итү тәртибен куллану рөхсәт ителә.