Район мәдәният йортында көне буе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган күргәзмә эшләде. Фойеда С.Лисенков исемендәге музей хезмәткәрләре район тарихына кагылышлы уникаль экспонатлар күрсәтте. Мәктәпләр һәм мәгариф идарәсе биргән материаллардан да кызыклы нәрсәләр күп булды.
Соңрак күргәзмәгә килүчеләр тамаша залына күчте. Аларны Халыклар бердәмлеге көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов котлады. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм укучылар концерт программасы белән сөендерделәр.