Әлки районында октябрь аенда тугыз сабый тууы теркәлде

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Ә ел башыннан бирле 94 бала исеменә туу турында таныклык бирелгән. Узган айда 6 пар никахлашкан, елның ун аенда исә 76 гаилә төзелгән. Октябрьдә 3 пар аерылышкан, ел башыннан 37 гаилә таркалган. Ни аяныч, үткән айда 29 райондашыбыз  (ел башыннан – 221) арабыздан киткән.

Чагыштыру өчен: 2018 елның октябрендә яңа туган 10 бала (ел башыннан 124) исәпкә алынган, 6 пар (71) өйләнешкән, 2 пар (39) араларын өзгән, 30 кеше (247) бакыйлыкка күчкән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International