Бүген, 5 ноябрьдә, район мәдәният йортында Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркем утырышы узды. Утырышны Әлки муниципаль районы Башлыгы алып барды. Утырышта авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре директорлары һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Терроризмга каршы тору комиссиясенең терроризмга каршы тору субъектларының гамәлләрен эшкәртү буенча оператив төркем белән берлектә террорчылык куркынычы дәрәҗәләрен бетерүдә уртак чаралар үткәрү турында фикер алыштылар. «Мәдәният өлкәсендә объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан яклануына карата таләпләрне һәм әлеге объектларның (территорияләрнең) куркынычсызлык паспорты формасын раслау турында» 11.02.2017 ел, №176 РФ Хөкүмәте Карары таләпләрен үтәү барышы, ПОТПНЫҢ террорчылыкка каршы торуның торышы (07.11.2017 ел, №66 ӘМР башлыгы карары), аерым әһәмияткә ия объектларның, тереклек тәэмин итү объектларының, терроризмга каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясый торган сәяси, социаль-икътисадый һәм башка процессларның мониторингның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында да сөйләштеләр. Социаль челтәрләрдә пропаганда-профилактика эшен камилләштерү турында темалар күтәрелде. Базарлы Матак авыл җирлегендә 2019 нчы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча миграцион вәзгыять һәм Борис авыл җирлегендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча, шул исәптән дини оешмалар һәм авыл җирлекләре территориясенә килүче мигрантлар белән эшләү нәтиҗәләре турында анализ ясалды.