Әлки муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс узды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлки муниципаль районында 2019 нчы елның ноябрендә, авыл хуҗалыгы техникасын саклап калуны һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү һәм 2020 нче елгы кыр эшләренә әзерлекне оештыру максатларында, агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Әлки муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге башлыгы булган Комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюның торышы һәм ремонтның барышы белән танышты. Комиссия 70 балл системасы буенча авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «ВЗП Үзәк» ҖЧҖ, икенче урын – «ВЗП көнчыгыш”, өченче урын «ВЗП Көньяк-Көнчыгыш» бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International