Бу көннәрдә бадминтон буенча «Әлмәт Open» Бөтенроссия турниры узды, анда районның яшь спортчылары да катнашты. Нәтиҗәләр куанычлы: 13 яшькә кадәрге малайлар арасында Самат Фәтхетдинов парлы разрядта 3 нче урынны алды. Анжела Крайнова да шундый нәтиҗәгә иреште. Ул 19 яшькә кадәрге кызлар арасында парлы разрядта бронза медаль яулады.