Файдалы киңәш сәгатендә "Сәламәтлек" иленә “Чисталык"," Көндәлек режим”, "Физкультура һәм чыныгу","Яхшы кәеф" шәһәрләренә тукталып квест рәвешендә сәяхәт иттеләр. Шәһәрләрдә балаларны:Айболит, Чисталык, Урманчы, Карлсон каршы алды. Һәрберсенең сорауларына җавап бирергә, мәкальләрнең мәгънәсен аңлатырга, табышмакларына җавап табарга, дару үсемлеген тасвирлау буенча табышмакларга җавап бирергә, үсемлекне танып, аның дәвасын билгеләргә кирәк булды, шулай ук тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр. Шәһәрләр арасын үткәндә "Күңелле стартлар"оештырылды.