2019 нчы елның 8 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы "Лисенков С.М. исемендәге туган якны өйрәнү музее" нда музей хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Татарстан-минем Республикам!" брейн-ринг уенын үткәрде. Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалы укучыларының ике командасы республикабыз һәм үз төбәгебез тарихын белүдә ярыштылар. Жюрида көллият педагоглары иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Йолдызлык»командасы җиңде. Барлык җиңүчеләр һәм уенда катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.