Казан шәһәрендә "Бердәм Россия"партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 31 нче конференциясе узды. Әлки җирле бүлекчәсе секретаре Никошин Александр Федорович һәм Башкарма комитет секретаре Хәлиуллина Гөлшат Гомәр кызы катнаштылар.Конференция делегатлары партиянең Мәскәүдә узачак 19 нчы съездына делегатлар сайладылар.
Конференциянең көн тәртибеннән соң, төбәк бүлекчәсе секретаре Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы Әлки районы мәгариф идарәсе начальнигы Савинов Артем Александровичка партия билеты тапшырды.
Шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды. Фәрит Хәйруллович Әлки районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Садретдинова Айсылу Гарәфетдин кызын "син ялгыз түгел"грант проекты өчен сертификат белән бүләкләде.