Әлки районы башлыгы Александр Никошин Әлки районы Чуаш Борнае авылында гомер итүче Андреева Татьяна Васильевнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады.
95 яшь тулу уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин котлау открыткасы җибәргән. Ил башлыгының тәбрикләвен Әлки районы башлыгы Александр Никошин тапшырды, шулай ук Татьянаны 95 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа бүләк тапшырды, намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Котлауларга авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов, әбинең балалары, күршеләре дә кушылды.