Максуд Юлдашев белән очрашу

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

“Базарлы Матак урта мәктәбе” МББУнең укучылар  үзидарәсе «БКБ. Бер команда бул!» республика конкурсында катнаша. Әлеге бәйге кысаларында алар кызыклы шәхесләр белән очрашулар үткәрәләр. Мәктәпнең актлар залында талантлы җырчы, Халыкара премия лауреаты, шул ук мәктәпне тәмамлаган Максуд Юлдашев белән очрашу булды. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында шундый нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр булу - мәктәп өчен зур дәрәҗә! Максуд Юлдашев үзенең мәктәп һәм олы тормыш юлы турында сөйләде, шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты, үз талантын күрсәтте, мәктәп укучыларының төрле сорауларына җавап бирде һәм үз максатларына ирешү юлларын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International