Әлки районы: район үзәге кышкы һава торышы сынавына әзерме?

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты кыш айларында авыл юлларын кар көртләреннән, бозлавыклардан даими чистартып тору өчен барлык чараларны да күрде.

Бу максатларда файдаланылачак техниканың торышын Александр Никошин да карады.

Шуны да әйтергә кирәк, җирлек башкарма комитетының техник базасы шактый ныклы, кирәкле машиналар һәм механизмнар күп. Узган ел ком-тоз катнашмасын  урамнарга сибү механизмы булган «КамАЗ» автомобиле сатып алдылар. Моңа кадәр тротуарларны һәм паркларны кардан чистарту өчен мини-трактор сатып алынды. Моннан тыш МТЗ трактор –төягече, «КамАЗ»йөк автомобиле бар. Шулай ук урамнарга һәм тротуарларга сибү өчен ком-тоз катнашмасының җитәрлек запасы әзерләнгән.

Александр Никошин лизинг шартларында булган техникага өстәп автогрейдер һәм көчле трактор-төягеч сатып алырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International