Яшьләр эшкуарлык турында: Әлки районында форсайт-сессия узды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте «муниципаль берәмлекләрдә яшьләр хөкүмәте көннәре» проекты кысаларында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү»милли проекты буенча форсайт-сессия үткәрде. Очрашу район мәдәният йортында яңа эш башлаучы эшмәкәрләр һәм инде эшләүче  бизнесменнар белән узды. Очрашуда район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова катнашты. Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре чакырылган иде.

“Үз эшен башлап җибәрүчеләр өчен иң мөһиме - эшнең дәвам итүе һәм киңәюе. Бүген республикада һәм Россия Федерациясендә булган күп кенә программаларны  вакытындакүреп алырга һәм яхшы ярдәм алырга кирәк. Очрашуда үзмәшгульләр дә бар, кайберләре күптән түгел, нульдән башлаган, ә кемнеңдер нигезе бар инде. Сынау проектының үзмәшгульләргә аякка басарга, ярдәм алырга мөмкинлек бирүе бик яхшы», – дип билгеләп үтте Александр Никошин.

Күчмә чараның максаты-муниципалитетның дәүләт яшьләр сәясәтенең стратегик мәсьәләләре буенча, авыл яшьләрен чараларның һәм проектларның юл картасын эшләүгә җәлеп итеп, форсайт-сессия үткәрү.

Проект яшьләр арасында сайлап алынган юнәлешләрне үстерүгә басым ясалды һәм, димәк, форсайт-сессияләр темасы очраклы гына сайланмый. Әлки районында эшмәкәрлек актив өлкәләрнең берсе булып тора – бизнес-очрашулар үткәрелә, проектлар гамәлгә ашырыла һәм барлык дәрәҗәләрдә дә ярдәм күрсәтелә.

Эш барышында катнашучылар дүрт командага бүленде, аларның һәркайсы өч төп сорауга җавап бирде: "Районда нинди ярдәм чаралары бар?» , "Яшьләр ничек катнаша?", "Нәтиҗәле эшчәнлек өчен тагын нәрсә кирәк?». Тәкъдим ителгән вариантлар арасында остазлары белән яшь кешеләр өчен эшкуарлык эшчәнлегенең  стартында гына түгел, эш барышында да ярдәм итәчәк курслары да бар. Шулай ук «Финансист көне», район эшмәкәрләре өчен электрон портал оештырырга һәм туризм өлкәсен өстәмә карарга тәкъдим иттеләр, чөнки район тарихи яктан бай һәм федераль трасса уза.

Моннан тыш, очрашу барышында икътисад мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Денис Спицкий катнашучыларга эшкуарлар өчен ярдәм итү, үсеш һәм масштаблау чаралары турында сөйләде.

Форсайт-сессия нәтиҗәләре буенча Әлки районында эшкуарлык үсешенең дүрт картасы формалаштырылды, нәтиҗәдә милли проектларны тормышка ашыру чорына гомуми юл картасын булдыру булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International