Татар Борнае авыл китапханәсендә "Без төрле, әмма без бергә” толерантлык дәресе үткәрелде. Укучылар гаҗәеп толерантлык иле буенча сәяхәткә иттеләр һәм Җир планетасында яшәүче төрле халык балалары дуслыгы, бер-берсенә карата хөрмәт күрсәтү кирәклеге турында күп яңалыклар белделәр. "Толерантлык" дигән төшенчәне билгеләргә балаларга уен ярдәм итте: балалар төрле төстәге таҗлардан дуслык, шәфкатьлелек, мәрхәмәт, хөрмәт, толерантлык чәчәге җыйдылар. Барлыгы 10 кеше катнашты.