Әлки районында үзара йөкләнгән түләүләр акчасы авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелә

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

24 нче ноябрьдә Базарлы Матакта үзара йөкләнгән түләүләр буенча референдум үткәрелә. Күпләр инде референдумга чакырулар алгандыр, аларны сайлау комиссияләре әгъзалары таратып йөрде.

Башка еллардан аермалы буларак, быел референдум Базарлы Матак авыл җирлегендә генә оештырыла.

Базарлы Матак җирлеге буенча сайлаучылар исемлегенә 4761 кеше кертелгән. Референдумга (үзара салым түләүләрен кертү һәм аларны төрле максатларга җибәрү) чыгарылган мәсьәлә буенча карар референдумда катнашучыларның җавапларыннан чыгып, ягъни бюллетеньнәрне санау юлы белән кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International