Иске Тахтала авыл клубында балалар өчен "Песнәк көне" дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Чара башында Тахтала авыл клубы мөдире Валентина Барабанова балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Аннан соң балалар табышмаклар, кроссвордлар, башваткычлар чишүгә күчте. Кызлар командасы малайлар командасына каршы көч сынашты. Ахырдан кошлар өчен иң яхшы җимлекләр ясау буенча конкурс үткәрелде