Айрат Хәйруллин: "Авыл хатын-кызларының хезмәт хакын арттыруга хокукы законда беркетелүе бик мөһим”

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә РФ Президенты Владимир Путин Авыл җирендә хезмәт итүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне турындагы законга кул куйды. Документ законнардагы каршылыкларны бетерү өчен кабул ителде.

Хәзер авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызлар хезмәт хакын югалтмыйча гына, атнасына 40 түгел, ә 36 сәгать хезмәт куярга хокуклы.

"Закон нигезендә, эш көне кыскартылган эш атнасыннан тыш, авыл халкына арттырылган түләү хокукы беркетелүе бик мөһим.Беркемгә дә сер түгел,авылда хатын-кызлар күбрәк эшли, ә аларның хезмәт хакы, шәһәрнекеләр белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы табышлылыгы түбән булу һәм бәяләрнең бетмәс-төкәнмәс диспаритеты аркасында  уртача 2 тапкырга кимрәк. Барыннан да элек, без шәһәрдә һәм авылда хезмәт хакларын ничек итеп  тигезләү турында уйларга тиешбез», - дип ассызыклады аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, «Россия авылы» федераль проекты координаторы Айрат Хәйруллин.

Элек авыл хатын-кызларының кыскартылган эш атнасына хокукы РСФСР Югары Советының 01.11.1990 елгы карары белән җайга салына, бу исә 40 эш сәгате турында сөйләүче Хезмәт Кодексына каршы килә. Март аенда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы норматив актларга туры килмәү сәбәпле, авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызларда эш көненең дәвамлылыгын атнасына 36 сәгатьтән 40 сәгатькә кадәр арттыру мәсьәләсен карады.

Әлеге инициативага агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы һәм Дәүләт Думасы депутатлары каршы чыкты. Соңыннан авыл хатын-кызларының кыскартылган эш көненә хокукын беркетүче закон РФ Дәүләт Думасы тарафыннан өченче, ахыргы укылышта 24 октябрьдә хупланды һәм РФ хөкүмәтенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International