Әлки районы советы утырышында район бюджеты беренче укылышта кабул ителде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Муниципаль район Советының утыз икенче утырышы булды. Утырыш эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

Утырышта 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына район бюджеты проекты каралды. Бу мәсьәлә буенча районның финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Депутатлар район бюджеты проектын карадылар һәм аны беренче укылышта кабул иттеләр.

Быелның 10 аенда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов доклад ясады. Депутатлар шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Әһлиуллинның районда спортны үстерү турындагы чыгышын тыңладылар.

Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International