ТР Әлки муниципаль районының " С. М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее" МБМУ 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Алар Ватан өчен сугыштылар!” дип исемләнгән квест үткәрде.
Хузангай һәм Чуаш Борнае урта мәктәпләре укучылары Бөек Ватан сугышы тарихын белүдә, аяк чолгауларын бәйләү һәм шифрограммаларны ача белүдә көч сынаштылар.
Бу уен балаларны бердәм командада эшләргә өйрәтә, шул ук вакытта һәр уенчыдан зирәклек һәм эрудиция күренешләрен таләп итә.