Бу бәйрәмгә җыелган 35 ил вәкиле арасында Россия командасы, ә аның составында Әлки районыннан Газинур Фәттахов, Илшат Нуретдинов бар иде. Безнең гиревиклар номинациядә озын циклда (башта ике герне берьюлы күкрәк дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк, аннары өскә ыргытырга) чыгыш ясадылар. Газинур 69 тапкыр 24-килаграмм ике герне берьюлы күтәрде һәм дөньяның тугыз иленнән килгән 85 килограмм авырлыктагы спортчылар арасында икенче урынны яулады.
Илшат Нуретдинов 60 яшьтән өлкәнрәк көндәшләре белән ярышты, алар сигез илдән килде. Ул 70 тапкыр 16 килограммлы ике герне күтәрде һәм шулай ук икенче нәтиҗә күрсәтте.