Әлки районы: район бюджеты проекты буенча җәмагать тыңлаулары билгеләде

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрьдә 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына район бюджеты проекты буенча җәмагать тыңлаулары узачак.

Проект районның рәсми сайтында урнаштырылган (http://alkeevskiy.tatarstan.ru). Әлки халкы аның белән таныша һәм бюджет буенча тәкъдимнәрен муниципаль район Советының оештыру бүлегенә (Базарлы матак, Крайнов ур., 58) җибәрә ала.

Бюджет буенча җәмагать тыңлаулары район мәдәният йортында узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International