Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлыкларның ярдәмчеләре конкурсы

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

"2015-2020 нче елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы "Бирмәскә-алмаска" республика коррупциягә каршы программасы белән берлектә ТР Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Идарәсе ярдәмендә башлыкларның республика конкурсы уздырыла. Безнең районнан БМУБУ нең 10 нчы сыйныф укучысы Гыйзетдинова Делина катнаша, бүген әлеге конкурс кысаларында ул 9-11 нче сыйныф укучылары өчен "Белем-көч" интеллектуаль уенын үткәрде һәм Әлки муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International