Әлки районы каратистлары бөтенроссия турнирында 10 медаль яулады

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Казанда ачык Бөтенроссия турниры узды, анда безнең каратистлар 6 алтын, бер көмеш һәм өч бронза медаль яуладылар.

Әлеге KAZAN OPEN чемпионатында илнең сигез төбәгеннән 320 спортчы катнашты. Никита Зиньков 85 килограммга кадәр үлчәмдә ир-атлар арасында чемпион булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International