Административ штрафлар түләмәгән кешеләр "кунаклар" көтегез

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Акция административ штрафлар түләүдән читләшкән затларны җаваплылыкка тарту максатыннан үткәрелә. Мәгълүм булганча, административ штрафны законда билгеләнгән срокларда, ягъни карар үз көченә кергән көннән алып 60 көн эчендә түләргә кирәк. Штрафны вакытында түләмәгән бурычлылар мөнәсәбәтендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе ("Административ җәзаны үтәүдән баш тарту") буенча беркетмә төзелә. Беркетмә нигезендә бурычлыларны 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алырга, икеләтә күләмдә штраф түләүгә яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр.

Мондый катлаулы хәлгә эләкмәс өчен, икеләтә штраф яки административ кулга алу өчен, штрафны вакытында, ягъни ике ай эчендә түләгез, дип кисәтә полиция хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International