Бүген Югары Әлморза авылы халкы өчен истәлекле вакыйга булды, тантаналы шартларда модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Ачылу тантанасында Әлки районы Советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев, “Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе” ДАССУ баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев, Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов, “Строитель и К” җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин, шулай ук авыл халкы катнашты.
Мондый ФАП үзәктән ерак урнашкан авыл өчен зур шатлык. Чөнки ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә, кирәкле җиһазлар һәм квалификацияле медицина кадрлары белән комплектланган. Хәзер халыкның уңайлы һәм санитария нормаларына туры килә торган шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка килде. Авыл халкы бик шатланды һәм җитәкчеләргә зур рәхмәт белдерде.
«Әлки МР Базарлы Матак үзәк хастаханәсе» ДАССУ баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев халыкны истәлекле вакыйга белән котлады, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына, Әлки муниципаль районы җитәкчелегенә, подрядчы оешмаларга, модульле ФАП төзүдә катнашкан төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Тантаналы ачылыштан соң чарада катнашучылар бүлмәләрне карап чыктылар, медицина ярдәме күрсәтү шартларының уңайлылыгын бәяләделәр.