Әлки районы: 24 ноябрьдә Базарлы Матак җирлегендә референдум узачак

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Референдумда җирлектә яшәүчеләр үзара салым түләүләрен кертү, әлеге акчалар тотылачак максатлар буенча үз фикерләрен белдерәчәкләр. Алдан хәбәр ителгәнчә, быел референдум Базарлы Матак җирлегендә генә үткәрелә. Җирлектә яшәүчеләрнең саны меңнән азрак булса, мондый мәсьәләләрне ачык тавыш бирү юлы белән халык җыеннарында хәл итәргә мөмкин. Районның башка торак пунктларында мондый җыеннар узды инде, халык үзара салым түләүләрен кертүгә үз мөнәсәбәтен белдерде. Соңгы елларда авыл халкы әлеге түләүләрне актив кертә. Күп кенә җирлекләрдә үзара салым акчалары ел башында ук җыела. Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте халыктан җыелган акчаларга дүрт мәртәбә арттырып субсидия бирә. Авыл халкының яшәү шартларын һәм көнкүрешен яхшырту буенча нинди эшләр башкарылуын һәркем күз алдында. Шуңа күрә референдумда актив катнашырга һәм үзара салым акчасын вакытында түләргә чакырабыз. Референдум 7.00-20.00 сәгатьләрдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International