“Мәрхәмәтле Казан” проекты.

2019 елның 22 ноябре, җомга

2016 елдан Татарстан Республикасы башкаласында хәйриячелек культурасын үстерүгә, хәйрия фондларына ярдәм итүгә һәм хәйрия ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәле инструментларын булдыруга юнәлдерелгән  “Мәрхәмәтле Казан”проекты гамәлгә ашырыла.

Проектның мөһим вакыйгасы - «Мәрхәмәтле Казан» ачык форумы (алга таба - Форум), ул 2016 елдан бирле уза һәм, мәдәният буларак, хәйриячелекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен, федераль дәрәҗәдә локаль мәйданчыкларның берсе булып тора.


2018 елда Форум 350 катнашучыны җыйды - Россиянең 20 шәһәреннән хәйрия фондлары һәм коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре, федераль экспертлар, хакимият органнары, бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.

 

IV Форум 2019 елның 2-3 декабренә планлаштырылган. Форумда 2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатларын гамәлгә ашыруда коммерциягә карамаган секторның катнашуы турында фикер алышу планлаштырыла. Моннан тыш, коммерциячел булмаган сектор вәкилләре өчен дә, дәүләт структуралары хезмәткәрләре өчен дә киң белем бирү программасы каралган. Форумда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән әйдәп баручы тармак экспертлары, хәйрия фондлары һәм бергәлекләр, закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкилләре катнаша.  «Мәрхәмәтле Казан» форумы - хәйрия эшчәнлеген оештыруның алдынгы тәҗрибәсе белән танышу гына түгел, ә регионда социаль климатны яхшырту буенча коммерциячел булмаган оешмалар көчләре белән нәтиҗәле карарлар эшләүдә катнашу өчен уникаль мөмкинлек.

 


Катнашучыларны теркәү 2019 елның 22 ноябрендә тәмамлана. Җентекле мәгълүматны һәм Форумда теркәлүгә сылтаманы http://dobroforumkzn.r сайтында алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International