Әлки районының «С.М.Лисенков исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее» МБУК коллективы Халыкара Әниләр көненә багышланган чара үткәрде.
Чарага өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән әниләр, “Сударушки” ансамбле коллективы чакырылды.
Музей хезмәткәрләре бәйрәм тарихын сөйләделәр. Сыйныф җитәкчесе Ситдыйкова И.В. җитәкчелегендәге Базарлы Матак урта мәктәбенең 5 “Б” сыйныф укучылары чакырылган әниләрен әниләре турында шигырьләр белән сөендерделәр, әниләре турында җырлар җырладылар. “Сударушки” ансамбле коллективы шулай ук рус һәм татар телләрендә җырлар башкарды. Ветераннар Родинова Р., Шарапова А., Сыраева Т., Мурзакова Г.,Мурадимова Г. катнашучылар алдында истәлекләр, хикәяләр, шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясадылар. Чара җылы һәм күңелле шартларда узды.