Быел беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан 31 ана Татарстан хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән 50 мең сум күләмендә түләү алган.
Өченче баласын 29 яшькә кадәр тудырган 8 ана тагын 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие алган. Республикада инде икенче ел дәвамында билгеле бер яшьтә беренче һәм өченче бала тапкан аналарга өстәмә түләүләр каралган программа эшли. Былтыр дәүләттән мондый ярдәмне районыбыздан 45 әни алды.
Ә 91 гаилә беренче бала туу буенча айлык федераль пособие билгеләнде. Мәгълүм булганча, ул җан башына уртача керем төбәктә яшәү минимумының 1,5 тапкырдан артмаган, ягъни 14043 сумнан артмаган гаиләләргә бирелә. Айлык федераль пособиенең күләме 8896 сум.