Татарстан Росреестры гражданнарга масштаблы консультация үткәрде

2019 елның 23 ноябре, шимбә

20 ноябрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә ведомствоның 10 еллыгына багышланган Бердәм консультация көне узды.

Исегезгә төшерәбез, консультация хезмәтләре Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре тарафыннан гына түгел, Кадастр палатасы, салым хезмәте, Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясенең СРО, Казан шәһәренең шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе һәм «Муниципаль торак программалары дирекциясе» вәкилләре тарафыннан да күрсәтелде. Әлеге чара кысаларында барлыгы 400 дән артык татарстанлыга консультация бирелде. Казанда хокукый ярдәм сорап 120дән артык кеше мөрәҗәгать итте, 300 гә якын – республика районнарында, шул ук вакытта иң күп кеше Әлмәт, Әгерҗе, Лениногорск, Тукай, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында консультациягә килде.

Татарстанлылар барыннан да ешрак торак һәм бакча йортларын, гаражларны, шулай ук Капиталь төзелеш объектлары өчен җир кишәрлекләре; авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге пай җирләрен рәсмиләштерү; күчемсез милек объектларына арест салу һәм исәптән төшерү тәртибе; күчемсез милек объектларының кадастр бәясе мәсьәләләре; җир кишәрлегенең төгәл чикләрен билгеләү яки белү; җир кишәрлеген бер категориядән икенчесенә күчерү; сату-алу килешүен рәсмиләштерү; мирас итеп алу һәм күчемсез милек бүләк итү һ. б. сораулар белән кызыксындылар.

Күчемсез милек сатып алу белән бәйле мәсьәләләрне аерым билгеләп үтәсе килә. Әйтик, Казанда авыр хәлдә калган гаилә пары мөрәҗәгать иткән: зур суммада акча сатучыга тапшырганнан соң гына сатып алырга теләгән фатирга арест салынуын белгән.  Мондый хәлдә калмас өчен, вазифаларын башкаручы. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Кулагина потенциаль сатып алучыларга килешү ясаганчы ЕГРНнан мәгълүматларны һичшиксез соратып алырга киңәш итә: «Фатир хуҗасы кем икәнен, аңа арест салынмаганмы, әлеге күчемсез милеккә хокук турында суд бәхәсләре булмавын яки юкмы икәнен белерсез».

Яклар – сатып алучы һәм сатучы иминлеге өчен-күчемсез милек белән алыш-биреш иткәндә исәп-хисап ясаганда тулы финанс куркынычсызлыгын тәэмин итүче банк ячейкасы яки нотариус депозитыннан файдаланырга мөмкин. Теркәлгәнче акча нотариусның махсус счетында саклана һәм сатучыга хокукларны теркәү турында тиешле документлар тапшырылганнан соң тапшырыла. Шулай итеп, ике як та – сатып алучы да, сатучы да тискәре хәл килеп чыкканда якланачак.

Белешмәгә

Консультацияләр көне - күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм алу өчен бердәнбер мөмкинлек түгел. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ведомстводагы колл-үзәккә  бушлай 8 800 -100 -34-34 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә   шәхси кабул итү, күчмә консультацияләр, «кайнар телефон линияләре» һәм структур бүлекчәләр башлыклары үткәрә торган гражданнарны атна саен кабул итү, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Интернет аша гражданнарны видео-кабул итү хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итә. Әлеге хезмәтнең асылы шунда ки, Интернетка керү мөмкинлеге булган теләсә кайсы граждан өйдән чыкмыйча яки эш урыныннан китмичә, видео-кабул итүдә катнаша ала һәм реаль вакытта аны борчыган сорауларны бирә ала. Видео-кабул итүгә ничек гариза бирү турында тулырак мәгълүмат белән Идарәнең рәсми сайтында "Гражданнар мөрәҗәгатьләре"  - "Видео-кабул итүгә язылу" бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International