Казан шәһәре , «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина ярдәме белән Әлки интернат-йортына бизнес блогерлыкка нигез салучылар Гайнетдинов Артем, Сайбулатов Ислам килделәр.
Аларның максаты-кешеләрнең тормышын тагын да яхшырак итү. Бу хәйриячелек үсешенә бәяләп бетергесез өлеш һәм, һичшиксез, интернат-йортыбыз кебек учреждениеләр өчен сизелерлек ярдәм. Иганәчеләр булышлыгы һәм ярдәме мәңгелек хакыйкатьне тагын бер кат раслый - яхшы кешеләр начар кешеләргә караганда күбрәк! Кунаклар социаль хезмәт алучылар белән аралаштылар, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Җавап итеп интернат-йортта яшәүчеләр үз эшләрен-рәсемнәрен, эшләнмәләрен күрсәттеләр.