Аппак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе итеп сайланды.
«Ак калфак» оешмасы күпмедер вакыт җитәкчесез булды. Бүген Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе утырышында бу мәсьәлә каралды. Утырышта район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты. Утырышта катнашучылар Илһамия Әбҗәббарованың оештыру сәләте югары булуын билгеләп үттеләр, милләте язмышы өчен кискен борчылуын, энергияле җитәкче булуы турында бердәм фикергә килеп, аңа бу җаваплы бурычны ышанып тапшырдылар. «Ак калфак»оешмасы активы да сайланды. Киләсе утырышта оешманың киләсе елга эш планы кабул ителәчәк.