Айрат Хәйруллин: "Арзанрак сөт продуктларына сорау кимү күзәтелә”

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

«Союзмолоко» президенты, ДДның аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин үз фикере белән уртаклашты.

Маркетинг тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, үсемлек «сөт» эчемлекләрен куллану узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр артса да, парламентарий табигый продуктлар файдасына ихтыяҗны кире кайтачак, дип саный.

«Үсемлек сөте бүген, чыннан да, модалы, үсә торган тренд. Тик ул кеше рационында табигый сөт продукциясен тулысынча алыштыра алмый, гәрчә үз урынын биләсә дә. Вакытлар узу белән табигый продуктларга ихтыяҗ кире кайтарылыр дип уйлыйм, ә үсемлектән ясалган аналоглар җитештерү үсеше стабилизацияләнә, хәтта кимергә дә мөмкин. Дөнья традицияләрен илебездә барган вакыйгалар белән чагыштырырга кирәк», - ди Айрат Хәйруллин.

Үсемлекле продукциягә ажиотаж планета халкының сәламәтлегенә зур игътибар бирүенә бәйле рәвештә барлыкка килде. Мондый азык-төлеккә вегетариан ризыгы тарафдарлары, күп еллар дәвамында үсемлек азыгын күбрәк куллана башлаган өлкән буын кешеләре ихтыяҗ таба.

Шул ук вакытта барлык алга киткән илләрдә сөт продуктлары куллану югарырак дәрәҗәдә. «Әгәр анда бер кешегә елына 350 кг. нан 280-300 кг. га кадәр кимү булса да, бу аерым роль уйнамаячак. Дөньяда сөт продуктлары куллануның 20 процентка кимүен раслау алдан ук раслау урынсыз», - ди Айрат Хәйруллин.

Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең күп санлы һәм көчәя барган халкы да бар. Бу илләрдә сөт продуктларын куллану әлегә түбән дәрәҗәдә, шул ук вакытта бу продукциягә ихтыяҗ арта. Бу ауропа илләрендә куллану кимүне компенсацияли, дип фикер йөртә парламентарий. "Әгәр ФАО фаразына таянсаң, быел дөньяда җан башына уртача сөт продукциясен куллану 110,4 кг тәшкил итәчәк, бу 2018 елга караганда 0,3 кг күбрәк»,-дип белдерде ул.

Россиядә исә, кибетләрдәге сөт продукциясенә бәя җитештерүчедән чыгып, бик нык дифференциацияләнгән. Ә сөт, майларга  ихтыяҗ кимү, нигездә, продукцияне алмаштыручыларның бәясе очсыз булуында. Илдә бер кешегә күчереп исәпләгәндә, 130-135 л товар сөте җитештерәләр. Россия әлегә сөт буенча импортка бәйле. Димәк, без импортны алыштыру, алга таба дөнья базарына чыгу максатында җитештерүне арттыру өстендә эшләүне дәвам итәргә тиеш. Һәм бүген безнең бурыч - моның өчен оптималь шартлар тудыру», - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International