Чуаш Борнае мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әниеңә йолдыз бүләк ит" дип исемләнгән бәйрәм программасы оештырдылар. Чакырылган әниләр һәм әбиләр "Тылсым" балалар бию ансамбле, "Телей"вокаль ансамбле тарафыннан әзерләнгән музыкаль бүләкләрне бик җылы кабул иттеләр. Мария Маркова, Ярослава Еликова башкаруындагы җырларны көчле алкышлар белән каршы алдылар.