Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әниләр көне
Хәзер бездә 24 әби яши, шуларның иң олысына 90 яшь. Аларның һәркайсы шатлык-куанычлар, мохтаҗлык, чикләүләр белән билгеләнгән катлаулы тормыш юлы үткән. Бәйрәм көнендә барлык әбиләрне чәй табыны артына чакырдык. Пешекчеләребез коймак пешерделәр, күчтәнәчләр әзерләделәр. Интернат директоры Евгений Владимирович Васяйчев әбиләрне бәйрәм белән җылы котлады, аларга изге теләкләрен җиткерде. Безнең әбиләребез мондый игътибарга бик сөенделәр һәм үткәннәрен искә алдылар. Һәрберсенең кәефе күтәрелде, алар хәтта яшәреп китте, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.