Аграр көллияттә 2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында “Намуслы бул!” очрашуы узды. Студентлар алдында Гыйзетдинова Делина “Бирмәскә-алмаска!” республика яшьләр коррупциягә каршы көрәш программасы активисты, шулай ук Әлки муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шакирова Л.Х.чыгыш ясады. Балалар белән очрашуда гаделлек һәм коррупциягә каршы көрәш ысуллары турында сөйләделәр, социаль ролик карадылар һәм интерактив уеннар уйнадылар.