2019 нчы елның 26 нчы ноябрендә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Чубаров Александр Анатольевич гражданнарны кабул итте.
Депутатка кабул итүгә районның 5 кешесе мөрәҗәгать итте. Беренче булып аңа 5 яшь булганда әтисе сугышта һәлак булган һәм шуңа бәйле рәвештә депутаттан әлеге статус буенча нинди дә булса түләүләр алу өчен «сугыш чоры балалары» статусын билгеләүне сораган ханым үз гозерен җиткерде.
Базарлы Матак авылында яшәүче Миңлебаева Гүзәл Борһанетдин кызы җир участогын рәсмиләштерү проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Депутат аңа әлеге җир участогын яңадан рәсмиләштерү өчен кадастр палатасына депутат соравы кертергә вәгъдә бирде.
Районда яшәүченең бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмас, кемгәдер аңлатмалар бирелде, ә мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше карар кабул итү өчен җирле үзидарә органнарына җибәрелде.