Иске Камка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Иң кадерле әнием»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.Алып баручы җылы сүзләр белән җыелучыларны елның иң изге көне белән котлады һәм бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Балалар башкаруында Әниләр турында җырлар, күңелле такмаклар һәм дулкынландыргыч шигырьләр яңгырады.