“Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәләре иң куәтле челтәрдән санала. Мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый. Хәтта сорау уңай хәл ителә алмаса да, тулы хокукый, юридик консультация бирелә.
Бу юлы халыкны кабул итү Базарлы Матак авылында гына түгел, районның барлык җирлекләрендә дә оештырылды. Гражданнарны кабул итүнең бердәм атнасында Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары, район советы депутатлары һәм җирле үзидарә депутатлары, Партиянең җирле бүлекчәсе политсоветы әгъзалары, районның төрле оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре кабул итте. Алар шәхси генә түгел, халыкны төрле формалар кабул итә,түгәрәк өстәлләр дә оештыралар.
Кабул итү атналыгының 3 көнендә 250дән артык кеше депутатларга һәм вазыйфаи затларга сораулар, үтенечләр һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итте.
Сораулар төрле характерда булды. Алар торак-коммуналь хуҗалык, юллар төзү һәм реконструкцияләү, социаль өлкә, мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләренә кагылышлы иде. Район кешесенең бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмый, кемгәдер аңлатмалар бирелде, аерым мәсьәләләр буенча депутат мөрәҗәгатьләре тиешле органнарга җибәрелә.