Әлки җирле бүлекчәсендә эшләүчеләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр янында булдылар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы алдыннан районга инвалидларның хәлләрен белешү һәм бүләкләр тапшыру өчен Хәйруллин А. Н. Фонды директоры Волостнова Ирина Николаевна килде.

Түбән Әлки авылында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр: Хәйретдинов Марсель һәм Рәүповлар гаиләсендә булдылар.Базарлы Матак авылында 4 гаиләдә булды. Ирина Николаевна инвалидларның сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды, инвалидларга медицина, көнкүреш һәм торак проблемаларын хәл итүдә нинди конкрет ярдәм кирәклеген ачыклады, бүләкләр тапшырды һәм сәламәтлек теләде.

Ирина Николаевна әйтүенчә, инвалидлар-кайбер шартлар аркасында аларның теге яки бу мөмкинлекләре чикләнгән безнең кебек үк кешеләр. Аларга язмыш авыр сынауларны җибәргән. Безнең уртак бурычыбыз: битараф калмау һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле яклап ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International